Чәршәмбе, 23.05.2018, 23:26







ГлавнаяМой профильВыход

Вы вошли как Гость · Группа "Гости" · RSS
Меню
Разделы новостей
ЧАТ
..


Кайсы халыкта бар мондый байлык?!
//ЗИННУР ЗАКИРОВ//    http://www.vatantat.ru

Бу мәкаләмне язарга ике вакыйга этәрде: ике ел элек Камал театрында Аяз Гыйләҗевкә багышлап уздырылган кичәнең белдерүендә "күренекле язучы" дигән сүзләрне укыгач, күңелгә авыр булган иде. Икенчесе – Мәдәният елы дип игълан ителгән 2006 елдагы олы мәдәният чараларында Тукаебызның 120 еллыгы, Камал театрының 100 еллыгы, Казанда туып, яшь чагында иҗат иткән рәссам Фешинның 100 еллыгы, Муса Җәлилебезнең 100 еллык олы юбилейлары арасында Сара апа Садыйкованың 100 еллыгын телгә алмауларын күңел кабул итмәде. Ул янәсе бөек булмаган, халкыбызның бөек шәхесе – җырчысы һәм композиторы дип әйтергә "олыларыбызның" теле әйләнмәде, күпсендек.

АЯЗ ГЫЙЛӘҖЕВ ... аны күренекле язучы дип кенә атаучыны, иҗаты белән таныш булмаганлык, безнең наданлык, дияр идем, чөнки Аяз абый язган "Өч аршын җир", "Ягез, бер дога", "Җомга көн кич белән", "Балта кем кулында" һәм башка бик күп әсәрләре дөнья халыкларының иҗади җәүһәрләре рәтендә торырга лаеклы бит. Ул халкыбызның ХХ гасырда яшәп иҗат иткән иң бөек, мәшһүр язучысы, шул афәтле чорда милләтебезнең, ил халкының яшәү трагедиясен, каршылыкларын бөтен тирәнлеге белән тетрәндергеч итеп, нинди кысынкы елларда да кыю тасвирлый алган.

М.Шолоховның Нобель премиясенә лаек булган "Тын Дон" үлемсез әсәрендә граҗданнар сугышы трагедиясе ничек тирән тасвирланган булса, Аяз Гыйләҗевның "Өч аршын җир" повестенда коллективлаштыру еллары афәте бөтен гыйбрәте, трагедиясе, моңы белән күрсәтелгән.

Шулай ук Аяз абый 20 еллар элек язган "Балта кем кулында" романында халкыбызның Тукаебызга карата эшләнгән бүгенге аянычның мөмкинлеген алдан күрә, кисәтә. Милләтне корытырга мөмкин игелексезлек, рухсызлык, хәтерсезлек, маңкортлык, вәхшилек, имани җимерүчелекне, "балтага хуҗалар"ның җитәкләвен бөтен тирәнлеге, өметсезлеге белән тасвирлаучы искиткеч гыйбрәтле әсәр.

Мин үзем берничә генә китапны өч-дүрт елга бер сагынып кабат укып чыгам, шулар арасында Тукаебыз, Такташыбыздан кала, Шолоховның "Тын Дон"ы һәм Аяз Гыйләҗевнең "Өч аршын җир" китабы. Мин аларны 2-3 битләп кенә укыйм, чөнки бу тетрәндергеч әсәрләрнең бөтен тирәнлеген, трагедиясен күңел берьюлы күпләп кабул итә алмый.

Минем мәшһүр язучы Чыңгыз Айтматовның, "Өч аршын җир" әсәрен укыгач, үземнең танылган әсәрләрем өчен оялдым, дип әйткән сүзләрен ишеткәнем бар. Әлбәттә, ул да бит безнең бөек татарыбыз, әнисе ягыннан Кукмара районы Мәчкәрә авылының затлы Үтәмешевләр нәселеннән.

Бүген иң үкенечлесе, Аяз Гыйләҗевнең әсәрләре рус һәм башка милләтләрнең телләренә тәрҗемә ителмәгән, мин күпме эзләп карасам да, таба алмадым. Шуңа да татар телендә укый алмаган татарларыбызга, бүтән милләтләргә аның бөек әсәрләре билгеле түгел. Күптән түгел бер төрек егетенең тәрҗемә итүен ишетеп сөендем, рәхмәт аңа, ә безнекеләр кайда соң?

Аяз абый искиткеч чиста күңелле, тыйнак, шул ук вакытта бик горур кеше булган, беркайчан да иманын сатмаган, "җи-тәкчеләр"нең җырын җырламаган. Шул сәбәпледер, аны бүген дә соцреализм имезлеге суырып дан казанган "кызыл авызлы" халык язучылары белән бергә "күренекле" дип йөртүне дәвам итәләр. Күренекле генә булгач (алар бит бездә чыннан да күп йөзләгән, без бит бай халык), аңа һәйкәлләр, музейлар, аның исемен йөртүче уку йортлары, мәдәният үзәкләре дә тиеш саналмый, мөгаен.

Бигрәк тә аның бөтен әсәрләрен, барлык язмаларын, чыгышларын җыйнап бас-тыру, аларны төрки, рус һәм башка дөнья халыклары телләренә тәрҗемә итү кирәк, бу безнең Аяз абыйның истәлеге һәм илаһи зат Нәкыя апа каршындагы изге бурычыбыз дип уйлыйм.

САРА САДЫЙКОВА – халкыбызның нинди бөек заты – беренчеләрдән булган гүзәл опера җырчысы, заманында нинди михнәтләр күргән, театрдан куылып, урамда калган. Ул бөек композитор – 60-80 еллар буена халкыбызга нинди моңнар биргән кеше, ул иҗат иткән моңнарны милләтебез гасырлар буе җырлаячак, үзенең ак калфаклы сандугачын сагыначак. Аның "Җил икән", "Сагыш", "Татарстан – минем Республикам", "Җидегән чишмә", "Идел суы ага торыр", "Көтәм сине", "Чит илләргә чыксаң", "Өченче көн тоташ кар ява", "Казан кичләре" һәм башка йөзләгән җырлары бөтен дөньяга сибелгән, Гәрәй Рәхим әйтмешли, Чиләбеләрдә чиләнгән, шахталарда басылган татарларыбызны моңландырган, җилкендергән, җаннарын җылыткан җырлар түгелмени?!

Туган җирне бер күрсәм дә,
Мин үкенмәм дидем, үлсәм дә...

Сабан туйларына читтән кайткан якташларымның бу җырларны үксеп җылап тыңлаганын, җырлаганын минем күп күргәнем бар.

Болар бит бер кеше – Сара апа язган җырлар, шул хәтле киң диапазондагы иҗат – туган җир, мәхәббәт, сугыш кайгылары турындагы җырлар, вальс, танго, романс һәм башка инструменталь музыка әсәрләре – барлыгы ничәмә йөзләгән әсәр. Иң мөһиме, алар һәрберсе үзгә, бер-берсенә охшамаган, бүгенге инкубатор чебиләре шикелле бер төстәге көйләр түгел. Русларда, мөгаен, бу күләмне берничә композитор язгандыр.

Менә шундый мирас калдырган изге ак калфагыбызга 100 еллык юбилей көннәрендә, иҗатын сагынып юбилей кичәсенә килгән дуслары, тамашачылары, артистлар, Сара апаны халкыбызның бөек композиторы дип искә алдылар. Шатландырганы, юбилей көннәренә гүзәл альбом чыгуы булды, аны әзерләгән, булышкан кешеләргә, бигрәк тә Әзһәр Хөсәеновка зур рәхмәтләр әйтик. Юбилей дискын тыңлап туя торган түгел, иң затлы язмалар җыелган анда, рәхмәт сезгә!

 Инде вәгъдәләнгән һәйкәлен, музеен күпме көтәсе булыр? Өметләник...

 РӨСТӘМ ЯХИН... Үземнең аны "ачу" тарихын язып китәсем килә. 70 нче елларда ял вакытында күңелгә бик үзенчәлекле, матур, мин белмәгән көй кисәге килде. Шулай берничә тапкыр "килеп-китте" бу көй. Инде ялдан кайткач, радиодан көемне танып, "оныта алмыйм" дигән сүзләрен ишетеп калдым. Җыр китабыннан бу җырның Мостафа Ногман сүзләренә Рөстәм Яхинның "Оныта алмыйм" дигән җыры икәнен тәгаенләдем, актара торгач, минем бик яраткан җырларымның авторы икәнен белдем. Шул чагында үземне бик җыр яратучы, "укымышлы" кешегә санап та, моңарчы аның исемен дә белмәү оят иде, үземә дә, шундый бөек композиторыбызның исемен халыкка җиткерелмәве өчен безнең мокыт системага да нәфрәтле идем.

Рөстәм Яхин – ул халкыбызның бөек композиторы, милләтебезнең горурлыгы, илаһи заты, дөнья халыклары алдында мактанырлык шәхесебез бит. Салих ага Сәйдәшев халкыбызга искиткеч матур җырлар, музыкаль драмаларга язылган үлемсез әсәрләр калдырган булса, Рөстәм Яхин – искиткеч үзенчәлекле, яңгырашлы, шул ук чакта моңлы да, халыкчан да иҗат иткән композитор. Аның моңлы җырлары, бихисап романслары, башка күләмле музыкаль әсәрләре, "Фидаи" балеты, дөнья-күләм музыка сәнгате әсәрләре югарылыгында бит. Аны мин татар җыр, музыка сәнгатенең җәдидчесе дияр идем!

Татарстаныбызның гимны итеп Рөстәм Яхинның Рамазан Байтимеров сүзләренә язылган "Туган як" җырының көе алынуы да очраклы гына түгел. Ул бит чыннан да милләтебезне, руслар әйтмешли, "поднимает с колен", иелгән башларны күтәрә, горур тотарга мәҗбүр итә торган моң!

Аның җырларын, романсларын үзебезнең бөек Хәйдәрләребез, Илһамнарыбыз, Зиләләребез һ.б. гына түгел, казах-татар (әнисе татар) Алибек Днищевның, Кырым татарларының "Хайтарма" ансамблендә Фәйзи Билаловның, халкының трагедиясенә якын булган "Ялгыз агач" романсын тетрәндергеч итеп, үз моңнары итеп, яратып башкаруларын ишеткәнем бар.

Шуңа да Рөстәм Яхинның җыр-ро-манслары мәңгелек, аларны үз халкыбыз гына түгел, тугандаш төркиләр дә, дөньяның башка халыклары да җырлаячак, бүген ул җәүһәрләр безнең "сандыклар"да тузанланып ята бирә. 70 нче елларда үз халкыбыз арасында да аларның бик популяр булмаганын аңлыйм. Ул елларда "Яшь наратлар", "Истә, һаман да истә" җырлары белән күбрәк хыяллана иде халык, Рөстәм Яхин иҗатының югарылыгын әле аңлап та бетермәгәндер. Әле бүген дә бөтен бөеклеген аңлап бетердек дип уйламыйм, без шул якка борылдык кебек. Карагыз әле, бүгенге уздырыла торган конкурсларда, фестивальләрдә мәңгелек борынгы халкыбыз җырлары янында күбесенчә Яхин җыр-романслары башкарыла, чөнки алар көннән-көн җырчыларны да, тыңлаучыны да күбрәк илһамландыра, илаһи сихри моң дөньясына алып керә.

Күптән түгел Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Рөстәм Яхин иҗатына багышланган искиткеч күркәм кичәдә Харис хәзрәт Салихҗанның сәхнәдән әйткән сүзләре бик гыйбрәтле. Ул – кеше динле, фәнле, моңлы булырга тиеш, динле генә булса, ул фанатик була, фәнле генә булса, ул атеист була, өчесе дә булганда гына ул чын җәмгыять кешесе була, Яхинның моңы кешене күркәм кеше итә дип, искиткеч олы, туры бәя бирде.

Безнең бурычыбыз Рөстәм Яхинны үзебезгә ачу, төрки кардәшләргә һәм башка дөнья халыкларына таныту дип уйлыйм. Аның өчен даими халыкара конкурслар, Шаляпин, Нуриев югарылыгында фестивальләр уздырырга, романсларының сүзләрен бөтен төрки һәм башка халыклар телләренә тәрҗемә итү, аның әсәрләре башкарылган аудио-видео язмалар әзерләргә кирәктер. Шулай ук аның үзе башкаруындагы язмаларны яңгыратырга – ул бит искиткеч оста пианист та булган бит.

Л.Исакова һәм Р.Такташның гүзәл либреттосы буенча куелган "Фидаи" (Шагыйрь язмышы) балетын да театрның бүгенге чиксез мөмкинлекләрен кулланып яңа куелышта әзерләргә кирәк, инде Рудольфыбыз юк, бәлкем, Ирек Мөхәммәдов яки быелгы Нуриев фестиваленең гүзәл гала-концертын куйган, дөньякүләм танылган Вәкил Усманов алыныр. Минем фикеремчә, 1987 елда ашык-пошык, бик ярлы итеп, "для галочки" гына куелган иде шикелле, бер-ике генә күрсәтелде дә, тамашачыларга ошаса да, бүтән куелмады. 20 ел элек "Шүрәле" дә шулай ярлы, примитив куела иде бит, әнә бүген дөнья классикалары югарылыгына җиткерелде.

Рөстәм Яхин турындагы истәлекләр китабын чыгарганнары өчен чиксез рәхмәтләрне Й.Исәнбәткә һәм К. Таҗиеваларга әйтәсе килә, шундый моңлы китап әзерләгәнсез, изге эш эшләгәнсез!

Инде милләтебезнең үсеше өчен чиксез күп өлеш керткән, аның данын күтәргән шәхесләребезне бәяләүгә килгәндә, бу безнең мокытлык, мескенлек дип кенә аңлатып була. Тагын үзара көнчелек тә – заманында һәр милләттән берәр шагыйрь, язучы (безнекеләрдән артык булмаган Мостай, Рәсүл, Давидлар) "герой" булып йөргәндә, күбрәк санлы татарларның үз араларыннан беркемне дә чыгара алмавы моның ачык мисалы түгелмени? Теге анекдоттагычарак – тә-муг казаныннан яһүдләрнең берсен-берсе этеп чыгарып барысы да котылган, ә татарлар беренче чыгарга азапланган һәркемне үзләре тартып төшергәннәр, ди.

Кайсы милләтнең шул чаклы затлы уллары, кызлары бар – Тукай, Дәрдмәнд, Такташлары; СССРда бердәнбер Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе лауреаты Мусалары; Галимҗан, Гаяз, Аязлары; Сәйдәш, Сара, Рөстәм, Резедәләре; заманыбызның тиңдәшсез артистлары, Марсель, Фәридле бөек Камал театры; классик асыл драматурглар Туфан, Зөлфәтебез; мәхәббәт сагышын, ана моңын гаҗәеп илаһи тасвирлаган Шәриф Хөсәеновы-быз; дөньяны шаккатырган балет биюче Рудольф, Ирекләребез; гүзәл дирижерлар Фоат, Рөстәмнәребез; бөек җырчы Мәрь-ям Рахманкулова, Хәйдәр, Илһам, Рәшит, Рөстәм, Зиләләребез, горурлыгыбыз – Альбинабыз; көрәшче, күркәм язучылар Фәүзия, Айдар, Зәки, Батуллаларыбыз... саный башласаң, ХХ гасырдан гына йөзләрне, меңнәрне санарга булыр иде. Әле Агыйдел, Урал, Себер, Кырым, Урта Азиядәге затлы татарларыбызны да онытмыйк.

Шуны да истән чыгармыйк: без бит чагыштырмача аз санлы халык, русларга караганда 15-20 тапкыр кимрәктер, өстәвенә алар мәдәниятенең нигезен яһүдләр һәм башка милләтләр тәшкил итә. Сокланмый мөмкин түгел, безнең кайбер авыллардан берьюлы 2-3 асыл зат чыккан – Нәҗибә белән Әзһәр бер кечкенә генә авылдан; Разил, Зөлфәт, Рафаэль бер чишмә суын эчеп үскән затлы егетләр. Кайсы халыкта бар икән мондый байлык!

Монда язган фикерләрем мактау өчен түгел, ә горурлануым. Илһам ага әйтмешли, милләтне тел, дин, моң һәм иң ахыр чиктә горурлану гына саклап кала ала, ә горурлану өчен тарихыңны, бөек мирасыңны, мәдәниятеңне белергә, укырга, күрергә кирәк. Аларны халыкка җиткерү җитәкчеләребезнең дә изге бурычы, бигрәк тә радио, телевидениебезнең төп юнәлеше булырга тиеш.

Шуны да онытмыйк: без, үзебезнеке булмаган дәүләт шартларында, ташларны тишеп чыгып кына чәчәк ата алабыз бит!

Бюджет акчасын, милләте өчен өч тиенләп кенә биргән байларыбызның баюдан туйганнарын көтеп ятмыйча, һәр бөек затыбызның мирасын туплау өчен җаваплы кешеләр билгеләп фондларын ачу, счетларын игълан итү да кирәктер.

Боларны аңласак иде, боларны башкарып чыга алсак иде.



«  Май 2018  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031

Форма входа


Футбол
Сезон 2010
Ugarich
Tubanech
1
-
-*
2
-
-*
3
-*
-
4
-*
-
5
2
4*
6
3*
2
7
4*
3
8
02*
9
5*3

Total Series:
5 - 4


UGARICH
The OLUYAZ CUP 2009, 2010 Championships WINNER




Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

За весь день: