Жомга, 29.03.2024, 00:24







ГлавнаяМой профильВыход

Вы вошли как Гость · Группа "Гости" · RSS
Меню
Разделы новостей
ЧАТ
..


«Таш архив» серләре

«Таш архив» серләре

Раиф МӘРДАНОВ, Ирек ҺАДИЕВ

И, таш, сөйлә, бу кемнең кабере? Бу әле һаман миңа караңгы, син шул караңгылыкны ач, үткән заман тарихының бер генә юлыннан булса да хәбәрдар булыйм.
Мәҗит Гафури

Күренекле тарихчы галим, академик Миркасыйм Госманов бер хезмәтендә әүвәлге кабер ташлары булган татар зиратларын үзенчәлекле «таш архив»лар дип атаган иде. Язмабызда сүз тарихи чыганакларның нәкъ шушы төре эпиграфик истәлекләр (каберташ язмалары) турында барачак.

Ташъязмаларның тарихны өйрәнүдәге әһәмияте галимнәр тарафыннан күп мәртәбәләр расланган. Борынгы чорлардан башлап, XX гасыр башына кадәр кабер ташларында вафат булган шәхескә бәйле рәвештә милли тарихыбызның аерым бер фактлары, халыкның мәдәни һәм әхлакый үсеш дәрәҗәсе чагылыш тапкан.

Соңгы елларда тарихи мирасыбызның аяныч хәлен, тарих-архитектура истәлекләренә, шул исәптән эпиграфик истәлекләргә игътибарны көчәйтү кирәклеген яктырткан язмалар матбугатта еш күренә. Галимнәребезне, тарихчыларыбызны һәм, гомумән, милләтебезнең зыялы затларын мондый фикерләр электән үк борчыган. Мисалга, күренекле җәмәгать эшлеклесе Шәһәр Шәрәф «Шура» журналында дөнья күргән «Асаре гатыйка» [«Тарихи истәлекләр»] дип исемләнгән мәкаләсендә болай дип яза: «...Бабаларыбыздан калган бу кеби истәлекләрне сакларга вә милли музаханәләрне [музейларны] оештырырга өстебезгә алырга кирәк икәнлеген вә моның файдалары хакында сүз сөйләүне тиеш тә күрмим»1.

Татар тарихы өчен гомуми әһәмияткә ия булган Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы дәверләренә караган кабер ташлары, тарихи чыганаклар буларак, Ш. Мәрҗани, X. Фәезханов, К. Насыйри, Р. Фәхретдин, Г. Әхмәрев, Г. Рәхим, Һ. Йосыпов, Ф. Хәкимжанов, Җ. Мөхәммәтшин, М. Әхмәтҗанов кебек галимнәр тарафыннан өйрәнелгәннәр. Дөрес, Казан ханлыгы дәверенә караган кабер ташлары әле һаман да табыла һәм өйрәнелә тора.

Казан ханлыгы җимерелгәннән соңгы дәвердәге, ягъни XVI-XVII гасырлардан башлап XX йөз башына кадәрге меңләгән, хәтта дистә меңләгән татар кабер ташлары гыйльми җәһәттән аз тикшерелгәннәр. Шушы уңайдан галим Марсель Әхмәтҗановның күптән түгел генә дөнья күргән «Үткәннәрнең каберен бел: Әлмәт төбегә эпиграфик истәлекләре» китабын телгә алып үтәргә кирәк2. Нәфис һәм бик затлы бизәлешле бу хезмәт - Әлмәт районына кергән авыллардагы мөселман татар, керәшен, христиан, мәҗүси һ.б.ның эпиграфик истәлекләрен өйрәнүге багышланган. М.Әхмәтҗановның бу китабы төбәк эпиграфикасын комплекслы өйрәнүнең беренче тәҗрибәсе һәм башка төбәк-районнар өчен, шулай ук фәннең бу тармагында тикшерүләре дәвам итәчәк галимнәр өчен менә дигән гамәли үрнәк.

Эпиграфик истәлекләрдәге текстларны уку катлаулы эш. Чөнки hәр таш үзенчәлекле, төрлечә рәвештә язылган. Шуңа күрә, аларны уку өчен гарәп язуын тану гына җитми, гарәп телен, татар ташъязма истәлекләренең традициясен, гарәп язуының почерк үзенчәлекләрен, җирле тарихны белү, тәҗрибә һ.б. шундый хасиятләргә ия булу таләп ителә. Кайбер авылларда, берничә ел элек Пакьстаннан килгән дин әһелләренә күрсәтеп, алар да укый алмаган ташларны укый алачагыбызга сагаебрак караучылар да булган иде. Пакьстанлы агайларның мондагы ташларны укый алмаулары аңлашыла, чөнки, беренчедән, алар ташъязмалардагы җирле традицияләрне, язу үзенчәлекләрен белмиләр. Икенчедән, ташларда кулланылган иске татар телен белмәүләре аркасында, төшенә алмаулары табигый. Шулай ук кайбер авылларда, моны мәрхүм карт муллабыз да укый алмады, бик әүвәлге, 300-400 ел элеккеге таш ди торган иде, дип әйтүчеләр дә очрады. Карт мулла укый алмаганлыгы да гаҗәп түгел, 300-400 ел дип әйтүе бераз шиклерәк, әлбәттә. 100 еллар дип чама белән әйткәненә безнең җор күңелле халкыбыз, телдән-телгә күчкәндә, берничә йөзне өстәгән булуы да бик мөмкин. Укып карагач, ул таш XIX гасыр ахырыныкы булып чыга. «Әлмисактан калган» шундый «борынгы» ташларны укып, елы мәгълүм булгач, зиратларда безне озатып йөрүче абзыйларның кайвакыт кәефләре дә кырыла.

Шулай ук кабер ташларындагы даталарның һиҗри ел исәбендә күрсәтелгәнлеген аңламыйча, ялгышучылар күп. Мәсәлән, XIX гасыр ахырында куелган, һиҗри белән 1300 нче ел дип күрсәтелгән ташның датасын гамәлдәге милади ел исәбе белән бутап, ягъни аны XIV гасыр башына нисбәт итеп, башлары әйләнә.

Гомумән, халкыбыз борынгылыкны бик тә сөя, шул сәбәпле, тарих төшенчәсен фиргавеннәр, ул гына да түгел, мамонтлар чоры белән тиңләп карарга ярата. Гәрчә XX гасыр башы да, безнең кичәге көнебез дә тарих бит. Мамонт кебек эре хайван сөякләре табылганга «аһ» иткән хәлдә, үз бабаларыңның, авылдашларыңның, нәселеңнең 100-150 ел элек үткәндәге тарихларына битарафлык күрсәтү - һич тә дөрес гамәл түгел, безнеңчә.

Гарәп язулары белән чуарланган, гасырлар аша кичкән борынгы ташлар татарлар яшәгән һәр төбәктә, һәр авыл зиратында бар. Әмма, ни аяныч, алар вакытлар үтү белән уалып, авып, җиргә сеңеп, язулары коелып, мәңге кайтара алмаслык хәлдә тарих мәйданыннан юкка чыгып баралар. Шагыйрь әйтмешли, «... исә җилләр, бетә эз». Ташъязма истәлекләрне кичектермичә барлау, өйрәнү, мөмкинлек булганда, юкка чыгудан саклау - изге бурычларның берсе. Чөнки бу кабер ташларында бабаларыбызның газиз исемнәре уелган. Һәркемнең күңелендә иман, беренче нәүбәттә, ата-бабаларның изге рухларына ихтирамнан башлана, һәммәбез халкыбызның, нәсел-нәсәпләребезнең, авылдаш һәм төбәктәшләребезнең исемнәрен һәм гамәлләрен белергә, өйрәнергә һәм күңелләрдә сакларга тиешбез.

Соңгы берничә елда, кемнеңдер фәрманы , яки әмере белән дә, хезмәт-вазыйфабыз буенча да түгел, ә үз ихтыярыбыз белән без Кукмара һәм Әгерҗе төбәкләрендәге татар зиратларында сакланган, тарихи һәм фәнни җәһәттән игътибарга лаеклы элекке кабер ташларын комплекслы гыйльми өйрәнү, тикшерү һәм теркәү эшләрен башкардык. Элеккеге дәверләрдән алып, 1920 нче елларга кадәр булган гарәп язулы барлык ташлар да (1920-30 нчы елларга караганнары фәнни әһәмиятләренә карап, сайланма рәвештә) безнең тарафтан исәпкә алынды, алардагы язмалар укылды һәм күчерелде, ташларның үлчәмнәре билгеләнде һәм ташлар үзләре фоторәсемгә төшерелде. Бу зур көч таләп итә торган эш Кукмара һәм Әгерҗе төбәкләре тарихы өчен материаллар туплауның бер юнәлеше дә булып тора. Җыйналган мәгълүматны фәнни эшкәртеп, китапҗыентыклар рәвешендә нәшер итеп, җәмәгатьчелеккә ирештерә алсак, асыл максатыбыз да үтәлер иде.

Кукмара төбәге эпиграфик истәлекләре

1998 елда Кукмара төбәк-тарих музее хезмәткәрләре белән үзара киңәш-табыш иткәннең соңында, шушы райондагы элекке кабер ташларын комплекслы өйрәнү бурычын алга куйдык. Бу максатта, җирле хакимият ярдәме белән. безнең тарафтан өч тапкыр махсус фәнни-тикшеренү экспедицияләре оештырылды. 1998 елның көзендә, 1999 елның язында һәм көз айларында булып узган бу экспедицияләр дәвамында Кукмара районының 58 татар авылындагы зиратларда барысы 284 гарәп язулы кабер ташы исәпкә алынды һәм тикшерелде.

Беренче көзге экспедициядә районның Кәчимер, Әсән-Елга, Арпаяз, Пычак, Ядегәр, Югары Шәмәрдән, Түбән Шәмәрдән, Тарлау, Нормабаш, Мәмәшир, Мәчкәрә, Күкшел, Зур Сәрдек, Купка авылларындагы ташъязма истәлекләр өйрәнелде. Әлеге 14 авылда барлыгы 132 кабер ташы исәпкә алынды. Көз көне теркөлгән иң борынгы ташлар Мәмәшир авылындагы XVII гасыр кабер ташлары иде. Берсе 1684 елда Тиләнҗе угылы Мөхәммәдкә, икенчесе 1685 елда Урсай суфый угылы Бикташ хафиз исемле кешегә куелган. Ике таш та янәшә, авыл зиратының коймасы буенда, юлдан күренеп торалар.

Ташлар татар эпиграфик истәлекләрендәге традицияләр кысасында эшләнгәннәр. Иң өске өлешләрендә милли бизәк-нөкыш уелган, аннан соң фани һәм мәңгелек дөньялар турында Ислам динендәге фәлсәфи гыйбарәләр язылган. Шулардай соң җирләнгән шәхеснең исеме һәм вафат булу датасы күрсәтелгән. Соңгы юлларда «... бу билгене үз вакытында куйды ирәнләре, догадин өмид өчен» дигән юллар язылган. Ирәнләре - яраннары, фикердәш-шәкертләре дигән сүз. Ташларның ике ян-якларында

    «Күрәрмен дөньяны вәйран бары,
    һәмишә бакый ирмәс, юк карары»
    -

диелгән. Татар кабер ташларына уелган бу традицион шигъри юллар Казан ханлыгы дәвере кабер ташларында еш очрый. Берничә ел элек Казан Кремлендәге Благовещение чиркәвен төзекләндерү эшләре вакытында да дивардагы уем өстенә аркылы салынган Казан ханлыгы дәвере татар кабер ташына юлыкканнар иде. Анда да шул ук шигъри юллар бар.

Мәмәшир ташларының берсендә ташны ясаучы, уючы останың исеме дә укыла. Ул - Килмөхәммәд Ишмән угылы. Икенче таш та шул ук оста тарафыннан язылган. Текстларының язылыш үзенчәлекләре, бизәкләр һ.б. элементлар шуны раслый.

Өлге авылындагы иске зират урынында (хәзер Низамиев Сәлахетдиннәр бакчасында) шул ук Килмөхәммәд Ишмән угылы тарафыннан язылган тагын бер кабер ташы бар. Бу таш белән язгы экспедициядә якыннан таныштык. Җамбакты угылы Туйкә исемле кешегә 1681 елда куелган бу ташның эшләнү-бизәлү үзенчәлекләре, текстлар, шигъри юллар Мәмәшир ташларындагыча ук. Читенә ташны язган оста - Килмөхәммәд Ишмән угылының исеме уелган. 1999 елның көзендә булган экспедиция шушы останың исеме белән бәйле тагын ике табыш бирде. XVII гасырның 70-80 нче елларына караган бу ташларның берсе - Ятмас Дусай авылында (Кадыйр Мөхәммәд мулла угылына 1676 елда куелган - бу Кукмара районындагы сакланып калган иң борынгы кабер ташы), икенчесе - Байлангарда (кызганыч ки, бу соңгысы сынган-ватылган, төп тексты бөтенләй диярлек танылмый). Укучыларга шунысы да мәгълүм булсын: 2002 елның җәендә Мәмәшир һәм Өлге авылларындагы әлеге борынгы истәлекләргә Кукмара районы хакимияте һәм район музее хезмәткәрләре тырышлыгы белән бизәкле тимер чардуганнар куелды.

XVII гасыр татар кабер ташларының моңарчы фәнгә мәгълүм булган хисабы, гомумән, берничә дистә генә. Аларның бишесе Кукмара төбәгендә булуы - игътибарга лаеклы факт. Татар эпиграфик истәлекләрен нигезле өйрәнгән галим Һарун Йосыпов 1960 елгы хезмәтендә үзенә билгеле булган XVII гасыр татар кабер ташларының исемлеген бирә3. Анда Кукмара районының Мәмәшир һәм Олыяз авылларында шул дәвер ташлары бар дип теркәлгән. Өлге авылы хакында мәгълүмат бирелмәгән. Өлге ташы турында «Мәдрәсәләрдә китап киштәсе» дип аталган китапта әйтелгән, ләкин датасы 1630 елгы дип ялгыш күрсәтелгән4. 1999 елгы язгы экспедиция вакытында Олыяз зиратында бик тырышып эзләсәк тә, XVII гасыр ташын таба алмадык. Ихтимал, ул 1960 нчы еллардан (ягъни Һ.Йосыпов теркәгәннән) соң авып, җиргә иңгәндер, күмелеп калгандыр дип кенә фаразларга мөмкин.

XVIII гасыр Россия өчен дә, татарлар өчен дә гаять авыр һәм катлаулы гасыр булган. Шунлыктан, XVIII йөздә куелган кабер ташлары да бик сирәк очрый. Кукмара районында андыйлар табылмады.

Бу төбәктә безнең тарафтан өйрәнелгән ташъязмаларның күпчелеге XIX гасырның икенче яртысына һәм XX гасыр башына карыйлар.

1998 елның көзендә булган экспедициядә Мәчкәрә зиратында гына да 33 ташъязма истәлек өйрәнелде. Мәчкәрә авылы, гомумән, татар тарихында мәгърифәт үзәге буларак аерым бер урын алып тора. Зираттагы ташлар да электәге мәдәнилек, мәгърифәтлелек эчендә узган тормышның көзгесе мисалында. Ул ташларда Мәчкәрә авылын нигезләгән Ишмән карт, бай Үтәмешевләр нәселләре (Габдулла Габдессәлам угылы, Муса Габдулла угылы, Мостафа Муса угылы, Исхак Муса угылы, Мөхәммәдгали Мөхөммәдшакир угылы һ.б., аларның хатыннары, балалары) һәм Ш. Мәрҗани хезмәтләрендә телгә алынган мөдәррисләр, мәшһүр затларга (Габдулла Яхъя угылы әл-Чиртуши, Мөхәммәдрәхим ахун, Мөхлисулла Максуд угылы әл-Каргалый) бәйле киң мәгълүмат теркәлгән. Мисалга, кайбер ташларның текстларыннан өзекләр: 1)«... хаҗи Сөләйман бине Хәмидулла бине Морадым бине Сәед бине Ишмән әл-Мәчкәрәви [Ишмән угылы Сәед, аның угылы Морадым, аның угылы Хәмидулла, Хәмидулланың угылы хаҗи Сөләйман әл-Мәчкәрәви кабер ташы], виладәте [тумышы] 1775 сәнә, вафаты 1850 сәнәдә». 2) «Бу кабернең иясе Мәчкәрәнең сәүдәгәр Мостафа Муса угылы Үтәмешев румия илән 1841 нче елда мартның 26сында 48 яшендә вафат булды. Ходай Тәгалә гарикъ [бетмәс-төкәнмәс] рәхмәт кыйлсын.» Ташлар төрле формада, төрлечә бизәлгән, ясалыш материалы да төрлечә - гади комташтан алып мәрмәрдән эшләнгәннәренә кадәр бар.

Язгы (1999 ел) экспедициядә Өлге, Манзарас, Киндеркүл, Туеш, Адай, Аш-Буҗи, Чишмәбаш, Кара Елга, Уразай, Сәрдекбаш, Олыяз, Югары Казаклар, Түбән Казаклар, Балыклы, Туембаш, Чуллы, Тәмәй, Янсыбы, Зур Кукмара, Сабанчино (Аты), Янил һәм Иске Пенәгәр [соңгысы Киров өлкәсенең Нократ Ашны районына керә] авыллары тикшерелде. Бу 22 авылда барлыгы 87 ташъязма исәпкә алынды һәм өйрәнелде. Ә шул ук елның көзендә оештырылган экспедиция Кукмара районы эпиграфик истәлекләре исәбенә тагын 65 ташъязма өстәде, алар - 23 авылның: Каенсар, Байлангар, Сазтамак, Салтык-Ерыклы, Кәркәвеч, Ташлы Елга, Бурсык Елга, Татар Толлысы, Югары Өскебаш, Битләнгур, Түбән Өскебаш, Кенәбаш, Камышлы, Березняк, Аман-Оштарма (Чокырча), Ямбулат Пустыш (Күкчә), Шепшеңәр, Ятмас Дусай, Өркеш, Югары Арбаш, Түбән Арбаш, Югары Чәбия, Теркәш авылларының зиратларында хәзергәчә сакланып калган әүвәлге кабер ташлары.

Кукмара төбәге эпиграфик истәлекләрендә гомумтатар традицияләре булган кебек үк, җирле үзенчәлекләр дә күзәтелә. Мәсәлән, башка төбәкләрдә дә очрый торган шигъри юллар монда аеруча еш кабатлана. Татар эпиграфикасында катгый урнашкан, электән дәвам итеп килә торган фәлсәфи шигырь юлларының гарәп телендәгеләре белән беррәттән, XVI һәм соңгырак гасырларга нисбәтле төрки-татар шигырьләре дә күп кулланылган. Мәсәлән, татар эпиграфикасында киң таралган

    «Әл-мәуту кясин, күши насин шарибиһа,
    Вәл-кабру бабун, кулли насин дахилиһа.»

    [Үлем касәдер - һәркем ул касәдән эчәр,
    Кабер ишектер - һәркем ул ишектән керер.]

шигъри-фәлсәфи юллары Кукмара төбәге кабер ташларында еш очрый. Шулар белән бергә

    «Бу кабер хәлләрен сагышлаясыз,
    Безгә Коръән укып багышлаясыз.
    Безнең Коръән укырга хәлебез юк,
    Хәер-ихсан кыйлырга малыбыз юк»
    ,

кебек шигъри һәм «Каберләрне зиярәт кыйлмак ахирәтне искә төшерер»дигән саф татарча юллар уелган ташлар күп.

Кукмара төбәгендәге төрле авыл зиратларында бер үк оста - «мулла Фәллахетдин Кенәбаши» тарафыннан язылган ташлар очрый. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башында бу оста уйган ташлар (иң әүвәлгесе 1882 елга, ә иң «яше» 1918 елга карый) Кәчимер, Кенәбаш, Әсән-Елга, Пычак, Өлге, Иске Пенәгәр, Олыяз, Мәчкәрә һ.б. авылларда бар. Кенәбаши исеме аның Кенәбаш авылына нисбәтле булуын белдерә. Дөрестән дә, Казанда Шиһабетдин Мәрҗанидән сабак алган Фәллахетдин Шәмсетдин угылы (1852 елда туган) ул чорда Кенәбашта указлы имам, мөгаллим булып торган. Кенәбаш авылы зиратында табылган 12 кабер ташының тугызы (!) Фәллахетдин оста тарафыннан эшкәртелгән, ясалган һәм язылган. Фәллахетдин Кенәбаши кулы белән язылган ташлар күрше Балтач, Саба, Мамадыш районнарында да булуы ихтимал. Кукмара районындагы авылларда аның тарафыннан язылган ташларның күп һәм таралу географиясенең дә шактый киң булуы шулай дип уйларга җирлек бирә.

Фәллахетдин Кенәбаши мисалы бу төбәкнең үз ташчы-осталары булганлыгына бер дәлил булып тора. Ташларда башка осталарның да исемнәре очрый. Мәсәлән, дамелла Гобәйдулла мөәзин әл-Орынбурый язган ташлар Мәчкәрә һәм Манзарас авылларында сакланган.

Элекке кабер ташлары информатив яктан (мәгълүматлылык ягыннан) бик бай. Мәсәлән, Чишмәбаш авылы зиратындагы бер ташта Коллар авылының [Коллар - Чишмәбашның әүвәлге атамасы] мулла Мөхәммәдшакир мулла Динмөхәммәд угылы 1910 елда 22 нче июньдә 83 яшендә вафат булганлыгы, аның Мәчкәрәдә Габдулла Чиртушидә укып, Коллар авылында 53 ел имам булып торганлыгы язылган. Яисә Янсыбы авылындагы икенче бер ташта түбәндәге мәгълүматлар теркәлгән. Анда җирләнгән хаҗи Гыйрфан Йосыф угылы Әмиревнең тумышы белән Чистай өязенең Талкышлы авылыныкы булганлыгы һәм Мамадыш ягындагы Ак-чишмә авылында имам булып торуы, авыруларны дәвалавы турында язылган. 1927 елның 19 октябрендә кунактан кайтышлый Янсыбы [таш текстында авыл исеме Янсуфый дип борынгыча бирелгән] авылында Закир Сираҗетдин угылының өендә кинәттән авырып вафат булганлыгы хәбәр ителә. Шул рәвешле бер кабер ташында гына да биниһая мәгълүмат теркәлгән.

Татар зиратларында калып-рәвеше белән кабер ташын хәтерләтә торган калын такта-сайгакка уелган язулар да очрый. Шундый сирәк язмаларның берсенә Уразай авылында тап булдык. Андагы язмалар 1918 елның 13 апрелендә уелганнар. Нәкъ кабер ташларындагыча традицион дини-фәлсәфи гыйбарәләр язылган бу такта Югары Шөләнгер авылының Билал хәзрәт җәмәгате Бибимаһитап абыстайга (Бай Дусай авылының Мифтахетдин хәзрәт кызына) куелган. Тактаның икенче ягына татарча шигырь, ә ике ян-ягына гарәпчә «Әлмәүтү кясин...» шигыре уелган.

Гомумән, кабер ташлары мәрхүм булган ир-атларга да, хатын-кызларга да, балаларга да бердәй хөрмәт белән куелганнар.

Әгерҗе төбәге эпиграфик истәлекләре

Әгерҗе районындагы мөселман татар каберташ язмаларын өйрәнү буенча гыйльми-тикшеренү эшләрен 2000 елның яз һәм көз айларында үткәрдек. Бу райондагы экспедицияләребез дәвамында 48 торак пунктка нисбәтле гарәп язулы барлыгы 226 кабер ташы исәпкә алынды һәм тикшерелде.

Әгерҗе төбәгенә оештырылган беренче эпиграфик экспедициябез 2000 елның 28 апреленнән 6 май көненә кадәр дәвам итте. Чыгышы белән Әгерҗе районыннан булган, хәзер Казанда яшәүче Шамил әфәнде Заитов фәнни экспедициябез таләп иткән чыгымнарның зур өлешен үз өстенә алды һәм районга кайтуыбызны транспорт чарасы белән дә тәэмин итте.

Һава торышының ул вакыттагы авыр шартларына (кар, буран, яңгыр һәм салкыннарга) карамастан, һәр көнне авылларга йөрүне өзмәдек. Нәтиҗәдә, 9 көн эчендә 36 торак пунктта булып, зиратларын эпиграфик максатларда тикшереп чыктык. Тикшерелгән авыллар түбәндәгеләр: Кыдырлы, Тансар, Тәбәрле, Сокман, Мукшур, Яңа Аккуҗа, Тирсә, Мордывый, Наҗар, Көчек, Чишмә (Хороший Ключ), Төрдәле, Кырынды, Барҗы-Умга, Кичкетаң, Биектау, Иж-Бәйки, Иж-Бубый, Кодаш, Яңа Кызылъяр, Иске Кызылъяр, Салагыш, Уразай, Ямурза, Исәнбай, Кадыбаш, Яңа Эсләк, Касай, Девятерня, Нарат, Иске Эсләк, Үтәгән, Тоба, Чишмә, Бетсемәс һәм Әгерҗе шәһәре.

Икенче экспедициябез шул ук елның көзендә, 12-15 октябрь һәм 3 ноябрь көннәрендә үткәрелде. Бу юлы 12 авылга нисбәтле зиратлар һәм кабер ташлары өйрәнелде. Районның Иске Аккуҗа, Балтач, Чәчкә, Сәхрә, Татар Шаршадысы, Саклау, Татар Чилчәсе, Мәдъяр, Красный Бор, Атнагул һәм Гали авылларының зиратлары, Иске Эсләк авылы яныннан табылып, Сарапул музеена куелган таш тикшерелде.

Әгерҗе районы, Кукмара районы кебек үк эпиграфик истәлекләрне фәнни җәһәттән өйрәнү максатында аз тикшерелгән. Райондагы авылларның шактыенда икешәр, хәтта кайберләрендә өчәр зират яки аларның урыннары бар. Дөрес, һәр зиратта да гарәп язулы ташлар сакланмаган. Бер авылда 2-3 зират булуның да, һәммәсендә борынгы ташлар сакланмауның да сәбәпләре күп төрле. Кайбер авылларда иске зиратлар үзләре сакланмаса да, урыннары билгеле. Мәсәлән, Әгерҗе төбәгендәге Тирсә авылында (ә бу авыл Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле) борынгы зират булганлыгы мәгълүм. Татар тарихчысы Гайнетдин Әхмәрев 1906 елгы бер мәкаләсендә Тирсә зиратының, Болгар дәвере зиратлары мисалынча, «ташбилге» дип аталганлыгын язып калдырган5. Тирсә авылы халкының хатирәләре буенча (бу хакта «Мирас» журналында М. Әхмәтҗанов та язган иде6), 1956-57 нче елларда бу авылның борынгыдан сакланып килгән зираты туздырылып, аның урынына авыл хуҗалыгы машиналары паркы корылган. Тәбәрле авылының иң әүвәлге зираты урман янында калган, икенче иске зираты Тирсәнекенә охшаш фаҗига кичергән. Совет хакимлеге урнашкач, Тәбәрле авылы зиратының агачларын кисеп, амбар төзегәннәр, ә булган ташларын аның нигезенә салганнар дип сөйлиләр. 1980 нче елларда исә шул зират урынына, халык каршы булса да, Мәдәният йорты төзеп куйдылар. Моннан ун еллар элек шул иске зираттан калган бер таш, үз урыныннан кубарылган һәм язулары җуелган булса да, коймага сөялеп тора иде. Хәзер инде ул да күренми. Зиратларны «иске» яки «яңа» дип әйтүдә дә шартлылык бар. Мәсәлән, шул ук Тәбәрле авылының хәзерге зиратына беренче мәртәбә XIX гасыр башында, ягъни ике йөз ел чамасы элек, җирли башлаганнар.

Язгы сәфәребез кызыклы табышларга бай булды. Мәсәлән, Кыдырлы авылы зиратында исеме югарыда телгә алынган Шамил әфәнде Заитовның бабасының бабасына (хаҗи Зәйнетдин мулла Заһид угылына) куелган XIX йөз кабер ташы табылды. Кыдырлыда һәм, гомумән, бу төбәктә билгеле Заитов фамилиясенең башлангычы Заһид исемле мулладан килгәнлеге расланды һәм Кыдырлы зиратының бер өлешендә XIX йөздә һәм XX йөз башында шул мәшһүр нәселгә мөнәсәбәтле кешеләр җирләнгәне дә ачыкланды. Шунысы да кызыклы: бу нәсел каберләренә шул чорда ук тимердән челтәрләп, нәфис итеп эшләнгән чардуганнар куелган. Ә ул вакытлардан сакланган металл чардуганнар, гомумән, сирәк очрый. Кыдырлы зиратында алар берничә, авылның иске зиратында да шундый ук бер чардуган бар. Шул ук стильдәге тимер чардуган бу нәселдән булган сәүдәгәр һәм җир-биләүче, бу төбәктә химаячелек гамәлләре белән танылган Әхмәдшакир Заитов XX йөз башында нигезләгән Саклау авылында да бар. Барҗы-Умга авылында да XX йөз башында эшләнгән затлы металл чардуганга юлыктык.

Элек күренекле затларга кирпечтән яки таштан төрбәләр яки коймалар кору традициясе дә булган. Сокман авылы зиратында почмаклары зур кирпеч баганалы, ә коймалары агачтан сырлап эшләнгән чардуган бар (хәзер исә агач өлеше юкка чыккан диярлек). Чардуган эчендә ике кабер ташы тора. Алар 1894 һәм 1897 елларда вафат булган Габделгалләм хаҗига һәм аның кызына куелганнар. Наҗар авылында XIX гасырда яшәгән ишан Габделгаффар Наҗарый кабере бик мәһабәт рәвештә, биек итеп кирпеч һәм агач койма белән әйләндереп алынган. Аның каберен зиярәт итәргә әле дә йөриләр. Бу затның исеме татар тарихчысы Ризаэтдин Фәхретдиннең «Асар» хезмәтендә дә очрый.

Әгерҗе районында да без ачыклаган иң борынгы ташлар XVII гасырга карыйлар. Бу ташларның да һәммәсе Кукмара районындагы XVII гасыр ташларын язган оста - Килмөхәммәд Ишмән угылы тарафыннан эшләнгән. Кайберләрендә ташны уючы останың исеме язып та куелган. Шунысы кызыклы, Килмөхәммәд Ишмән угылы язган ташлар Татарстанның башка районнарында (Лаеш, Менделеев, Балтач, Саба һ.б.) һәм республикабыздан читтә дә (Башкортстан һәм Чуашстан) булуы мәгълүм. Әгерҗе төбәгендә XVII йөздә куелган шундый сигез таш ачыкланды.

Һарун Йосыпов биргән XVII йөз ташлары исемлегендә 22 торак пункт исәпкә алынган. Әмма Әгерҗе районындагы ташлар анда күрсәтелмәгән7. Бу районда XVII гасырга караган 8 таш ачыклануы, фән өчен дә, һичшиксез, кызыклы яңалык.

Әгерҗе районында XVII йөз ташлары түбәндәге торак пунктлар зиратларында сакланганнар. Тирсәдә (Сельхозтехника башындагы зиратта) - Урмыбакты угылы Тукбулат (1679 ел), Наҗарда Уразмөхәммәд Әбәк [Илбәк-?] угылы (1689 ел), Әгерҗедә Акманай Итәш угылы (1679 ел), Салагышта мулла Мәүлабирде Котлыгыш угылы (1687 ел), Тобада Багыш Исәнкилде угылы (1676 ел), Чишмәдә Сармөхәммәд Бакай угылы (1677 ел) исемле затларга куелганнар. Шундый ук таш Иж-Бәйки авылы башында, койма эчендәге аерым кабердә дә булган. Әмма таш ватылган, кеше исеме һәм елы язылган өлеше сакланмаган. Көчек авылы зиратында, җирдә шундый ук шәкелдәге бер таш ята. Анысының язулары, кызганыч ки, бөтенләй җуелган. Тирсә ташындагы Урмыбакты угылы Тукбулат исеме XVII гасыр урталарында алпавыт Яушевлар белән Тирсә волосте крестьяннары арасында җир һәм бәйсезлек өчен низаглашуларны тасвирлаган архив документларында да телгә алынган.

Фәнни әдәбиятта элек булганлыклары теркәлгән, ләкин хәзерге көнгә кадәр сакланмаган ташлар турында да әйтергә кирәк. Мәсәлән, М. Әхмәтҗанов хезмәтләрендә8 телгә алынган Салагыш (1659), Кодаш (XVII йөз ахыры), Рыс (1681) авылларындагы кабер ташлары, кызганыч ки, безнең тарафтан табылмады. Түбән Кама сусаклагычы китергән афәттән соң хәзер утрау хәлендә генә калган Рыс авылы зиратында әле берничә еллар элек иске ташлар булганлыгын сөйләделәр. Хәзер алар юкка чыккан. «Аларны Казан галимнәре алып киткән» дигән имеш-мимеш сүзләр дә йөри. Хәлне тәгаен ачыклап булмады.

Әгерҗе районында да XVIII йөз ташлары табылмады, ташъязмаларның калган өлеше XIX йөзгә һәм XX йөз башына нисбәтле.

Ташлардагы текстлар, традиция буенча, гарәп һәм татар телләрендә катнаш язылганнар. Аларда вафат булган кешенең, атасының (кайчакта бабаларының да) исемнәре, нинди кәсеп-һөнәр белән шөгыльләнгәнлеге (имам, сәүдәгәр, мөгаллим һ.б.), кайсы елда һәм ничә яшендә вафат булганлыгы, читтән килгән кеше булса, кайсы авыл яки төбәкнеке икәнлеге, хатын-кызларның исә кем кызы һәм кем җәмәгате булганлыклары турында мәгълүматлар теркәлгән, һәр кабер ташында яшәеш һәм үлем турында Коръәннән, хәдисләрдән изге гыйбарәләр, шул ук тематикадагы шигъри юллар уелган. Алар да саф гарәп һәм татар телләрендә язылганнар. Ташларга күп төрле һәм тирән фәлсәфи шигырьләр уелган. Мәсәлән,

    «Әҗәл тартып торыптыр җәя илән ук,
    Яшеренер җир, качар дәрманыбыз юк»
    ,-
кебек юллар һәркемне уйландырырлык.

Калып-рәвешләре белән дә ташлар гаҗәеп күп төрле. Әйтик, XVII йөз ташларының гомуми биеклеге 2 метр чамасында зур булып, ярты өлеше җиргә батырылган. Шунлыктан, ул дәвер ташлары, күпчелек очракта, кымшанмыйча төз утырып торалар.

XIX гасыр һәм XX гасыр башындагы ташлар исә күләм ягыннан кечкенәрәк һәм, нигездә, җиргә тирән батып тормыйлар. Шул сәбәпле, алар тотрыклы түгелләр, күпчелеге авып, кыйшаеп, тарих мәйданыннан юкка чыга баралар. Әгерҗе районы зиратларында шәкелләре буенча бер-берләренә охшаш булган аерым төркем ташлар очрый. Ягъни, бу - таш уючы һәм язучы аерым осталар булганлыгына ишарә. Мәсәлән, Салагыштагы ташларның күбесе, нигездә, берничә оста тарафыннан эшләнгәнлекләре күренә. Кайбер осталар ташларны алдан әзерләп, кеше исемен һәм вафат булу датасын язу өчен урын калдырып, дини-фәлсәфи гыйбарәләрне алдан ук уеп куйганнар. Иж-Бубый зиратындагы ташларның да берничә оста тарафыннан эшләнгәнлекләре аңлашыла. Аерым осталарга нисбәтле ташлар районның башка авылларында да очрый. Мәсәлән, 1840 нчы елларда бер үк зат тарафыннан эшләнгән ташлар Тәбәрле, Сокман, Тоба һ.б. авылларда, 1850 нче елларда икенче бер оста уйган ташлар Әгерҗе, Мордывый, Салагыш һ.б. авылларда очрады. Кайбер очракларда ташны уючы, язучы останың исеме дә күрсәтелгән. Шундыйлардан XVII йөз ташларында Килмөхәммәд Ишмән угылы исеме күрсәтелгәнлеге алдарак әйтелгән иде. Тумышы белән Биклән авылыннан булган, Иж-Бубыйда яшәгән Әюп Исмәгыйль улы, Морт авылының Мөхәммәдзәки мөәзин, Миңлегалим әл-Чистайи, казанлы Габделбарый әл-Баруди һ.б. шундый осталар тарафыннан язулар уелган XIX йөз ахыры - XX йөз башы ташлары бар.

Шәкелләре, нигездә, турыпочмаклы булган традицион ташлардан аермалы түгәрәк, баганасыман рәвештәге ташлар да очрады. Мәсәлән, Тирсә зиратында шундый түгәрәк бер таш бар. Ул таш хакында галим Марсель Әхмәтҗанов «Тирсә ташы» исеме белән язып та чыккан иде9. Ләкин ул мәкаләдә түгәрәк ташныкы дип тәкъдим ителгән текст тулаем бу ташныкы түгел. Төгәлрәге, ни сәбәпледер, янәшәдә торучы икенче бер ташның һәм түгәрәк ташның текстлары үзара буталып бирелгәннәр. Салагыш зиратында түгәрәк ташның икенче бер төрлесе дә очрады. Анысы фәкать 44 см. биеклектә, 14 см. диаметрлы җыйнак таш. Язулары да үзенчәлекле итеп, винтсыман урап, өстән түбәнгә таба, тирәли язылган. XIX йөз ахыры -XX йөз башы кабер ташларын ясау өчен материал буларак еш кына гади комташны кулланганнар. Ул уалучан булу сәбәпле, язулары да тиз җуелган.

Бер гаиләдән яисә кардәшләр булган берничә (ике, өч яки күбрәк тә) кешегә бер гомуми кабер ташы кую гадәте дә булган. Мәсәлән, Тоба авылы зиратындагы бер ташка 1919-1926 елларда җирләнгән биш кешенең исемнәре уелган.

Кайбер авылларның зиратларында бер таш та юк, ә кайберләрендә шактый күп. Мәсәлән, Салагыш авылындагы ике зиратта барлыгы 50, Иж-Бубый авылындагы ике зиратта 48 ташъязма теркәдек.

Мәкаләбезне йомгаклап, шуны әйтәсе килә. Комплекслы тикшеренүләр татар зиратларында тарихи әһәмияткә ия әүвәлге кабер ташларының шактый күп санда сакланганлыгын күрсәтте. Кукмара һәм Әгерҗе районнарында теркәлгән эпиграфик истәлекләрнең гомуми саны 510 булуы - моңа ачык дәлил. Бәхәссез ки, төбәкләр тарихын, халкыбыз тарихын өйрәнү өчен алар биниһая мөһим чыганаклар, искиткеч кыйммәтле рухи-мәдәни мирасыбыз ядкәрләре.

Ике районның, авыллардагы җирле үзидарәләрнең җитәкчелекләре, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, мәчет әһелләре һәм Кукмара төбәк-тарих музеенда эшләүчеләр белән уртак тел табып, аларның турыдан-туры теләктәшлеген, транспорт һ.б. белән конкрет ярдәмнәрен күрмәсәк, җылы мөнәсәбәтләрен тоймасак, бу эш болай тиз һәм сыйфатлы башкарылмаган булыр иде. Уртак эш һәрвакыт җитди һәм уңай нәтиҗәләр бирүе һәркемгә мәгълүм.

Зиратлар гизгәндә куандыргыч та, көендергеч тә хәлләр күзгә ташлана. Бик күп авылларда зиратларны чистарту, коймаларны төзекләндерү белән мәшгуль кешеләр очрап сөендерсә, кайбер зиратларда төсле металлдан ясалган койма баганаларын җыеп киткәнлекләрен күреп, хәйран калырлык. Моннан да түбән вәхшилек була микән? Зиратлар бит - ата-бабаларыбыз җирләнгән һәм һәммәбез барачак изге йорт. Халкыбызның гадәтендә булган әхлак, пакьлек һәм сафлык зиратларда да чагылсын, мәрхүмнәрнең җаннары әрнемәсен, рухлары шат булсын иде.

ИСКӘРМӘЛӘР:
  1. Ш. Шәрәф. Асаре гатыйка // Шура.-1909.-№16.-Б.492.
  2. Г. В. Юсупов. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику.-М.-Л., 1960.-С.27.
  3. Мәдрәсәләрдә китап киштәсе: Мәшһүр мәгърифәт үзәкләре тарихыннан.-Казан, 1992.-Б.222.
  4. Г. Әхмәрев: Тарихи-документаль җыентык.-Казан,2000.-Б.187.
  5. Г. В. Юсупов. Күрсәтелгән хезмәт.-Б.27.
  6. М. Ахметзянов. О лексике татарских эпитафий XVII-XVIII вв. // Историко-лингвистический анализ старописьменных памятников.-Казань,1983.-С.75-83; М. Әхмәтҗанов. Татар кулъязма китабы.-Казан,2000.-Б.16.
  7. М. Әхмәтҗанов. Тирсә ташы // Мирас.-1991.-№1.-Б.84-86.

Раиф Мәрданов,
Татарстан Милли китапханәсенең
Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фәнни хезмәткәре,
филология фәннәре кандидаты;

Ирек Һадиев,
Татарстан Милли китапханәсенең
фәнни эшләр буенча директор урынбасары

журнал Гасырлар авазы - Эхо веков. 2002 3/4


«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Форма входа


Футбол
Сезон 2010
Ugarich
Tubanech
1
-
-*
2
-
-*
3
-*
-
4
-*
-
5
2
4*
6
3*
2
7
4*
3
8
02*
9
5*3

Total Series:
5 - 4


UGARICH
The OLUYAZ CUP 2009, 2010 Championships WINNER




Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

За весь день: