Шимбә, 20.04.2024, 09:10







ГлавнаяМой профильВыход

Вы вошли как Гость · Группа "Гости" · RSS
Меню
Разделы новостей
ЧАТ
..


Тукаебызны аңларга омтылу
//ЗИННУР ЗАКИРОВ//    http://www.vatantat.ru

"Ватаным Татарстан" газетасының 30 май санында Гали Акышның "Тукаебызны яхшырак аңлыйк" дигән мәкаләсе басылган иде. Гали Акыш – татар халкының мөхтәрәм улы Гаяз Исхакый эшен дәвам итүче, татарны дөнья халыкларына таныту, аның азатлыгы, бердәмлеге өчен гомерен багышлаган бөек шәхесебез. Ул үзенең язмасында бөтен дөньяга сибелгән татар халкының багыну нуры булган, милләт буларак саклануга көч биргән, берләштергән Тукаебызны тирәнтен аңламавыбызга ризасызлыгын белдерә.

Инде вафатына 100 елга якын ел узса да, Тукаебызны бөтен тирәнлеге белән аңладык микән, дигән сорау килеп туа. Әле һаман да аның исеме тирәсендә наданнарның чыр-чулары ишетелә, аны үзләренең аң-фикер түбәнлегеннән торып бәяләргә тырышучылар аз түгел. Хәтта олы зыялыларыбыз арасында да кайбер шагыйрь-язучыларны Тукайга тиңләргә, бөек шәхесебез булган Гаяз Исхакыйны аннан да югарырак куярга теләүчеләр бар. Тукаебызның татарның яшәү мәгъ-нәсенә, йөрәгенең күзәнәгенә әверелүен онытмыйк. Юккамыни без – татарлар җыелсак, күз яшь-ләре белән башларны горур күтәреп, татарның милли гимнына әверелгән "Туган тел"не җырлыйбыз – "без бар, без исән"гә инанабыз.

Тик Тукаебызны бөек дип атау гына дөрес булмас, аны халкыбыз туры Тукай дип тә атаган. Ул, минемчә, халкыбызның рухы, изге җаны, дөньяви пәйгамбәре, аның иҗаты милләтебезнең дөньяви коръәне, дөньяви кыйбласы дип әйтер идем. Бала чакларында сигез кешегә әни дип эндәшкән Тукаебызның михнәтле тормышы Гайсә пәйгамбәр-некенә тиң, Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешеләргә яктылык, нур, яшәү көче һәм мәгънәсен алып килергә җибәрелгән илаһи зат-миссия дәрәҗәсендә! Халкыбыз исән булса, мең еллар буе аның гомеренә, иҗатына багыныр, аңларга омтылыр, һәр буын үзенең Тукаен ачар, алдагы кыйбласын табар. Хәтеремдә, 3 класс белемле авыл агае әтием, еш кына бик урынлы, үтемле итеп, туры Тукай әйтмешли, дип аның сүзләре, шигырь юллары белән сөйли иде.

Тукайны замандашлары да аңлап бетермәгәннәр, Гаяз Исхакый да Тукайның вафатыннан соң язылган мәкаләсендә аның үлеменең сәбәбен җылы гаилә тормышы булмаудан гына күрә сыман. Әле бүген дә аны өйләндерә алмыйча аптырыйлар, мәхәббәт тарихларын эзлиләр. Әлбәттә, мәхәббәт, сөю сагыш-лары кичермәгән кеше шундый шигырьләр яза алмас иде. Шул сөю сагышлары аңа яшәргә, көрәшергә, иҗат итәргә илаһи көч биргәндер.

Ләкин без аның сәламәтлеген истән чыгарабыз. Муса Бигиев чакыруы буенча 1912 ел башында Санкт-Петербургка баргач, Тукайны күренекле профессорга күрсәтәләр, ул аның бер як үпкәсенең бөтенләй, икенчесенең яртылаш туберкулездан таралганын әйтә. Ә туберкулез авыруы кешенең тирән хәлсезлегенә китерә (еш кына авырулар, чәйнәп ашарлык та хәлем юк, диләр). Күп очракта авыру әкренләп баса, димәк, аңарчы 2-3 ел дәвамында бу авыру аны газаплаган. 1908-1909 еллардагы фотоларында гына ул таза-матур күренә, үләсе елында ул яшүсмер кебек кенә кала. Андый сәламәтлеге белән өйләнешү, гаилә кору кайгысымы. Таза-сау булса да, аның җылы мич башында утыруын, гаилә мәшәкатьләренә чумуын күз алдына китереп буламы соң – аның табигате, яшәү мәгънәсе икенче булган бит. Тукайның өйлән-мәгәненә аптырыйсы түгел, шундый көчле авыру да аның рухын сындыра алмавына, ахыргы мизгеленә кадәр гомерен туган халкына багышлавына сокланырга кирәк.

"Болгар" номерлары яныннан узганда Тукай турында ишеткән бер вакыйга искә төшә, элек елмайдырып, хәзер, ул бина юк ителгәч, офтандырып: "Болгар" балконында Тукай уйланып басып торганда, урамнан узып баручы яшь мәдрәсә кызлары түбәтәйле матур егетне үртәләп, "шәкерт-мәкерт, шәкерт-мәкерт" дип шаярып көлүләренә: "Эх сез, кызлар, мин бик югарыда шул", – дип җавап бирә торган була ди. Еллар узгач Тукай сүзләренең тирән мәгънәсе дә аңлашыла башлады кебек.

Минемчә, Туфан ага Миңнуллинның "Без китәбез, сез каласыз" әсәре буенча куелган, Тукайны Фәрит Бикчәнтәев уйнаган телевизион фильмда аның фигыле, уй-кичерешләре үз халкының язмышы өчен янып-көеп яшәве, халкы өчен җанын да кызганмавы искиткеч тирәнтен күрсә-телгән иде.

Инде Тукаебызның мирасын саклауга, тиешле югарылыкта күрсәтүгә килгәндә, эшлисе эш-ләребез әле бихисап. Аның иҗаты дөньякүләм югарылыкта булса да, башка халыкларга яхшы тәрҗемәләр аша җиткерелмәгән. Уңышлы гына саналган А.Ахматова, Липкин, Бохараев һәм башкаларның рус теленә тәрҗемәләрендә Тукай иҗаты теленең моңы, бөтенлеге, тирән фәлсәфи мәгънәсе югала. Минем уйлавымча, Тукайны бер генә кеше тәрҗемә итү мөмкин дә түгелдер, чөнки моңарчы булганнарының бер вариантында кайбер юл-фикерләре уңышлы булса, кайбер вариантта икенчеләре әйбәт, ләкин тулаем алганда, берсе дә Тукай югарылыгында түгел. Тукай мирасын өйрәнүче фәнни-тикшеренү институты булдыру да инде безнең кичә үк үтәлергә тиешле булган бурычыбыздыр. Шул институт карамагында тәрҗемәчеләрне оештырсак, минемчә, күпкә уңышлырак тәрҗе-мәләр туар иде. Бәлкем, һәр шигырь тәрҗемәсенә конкурс игълан итеп, дәүләт заказы аша түләү системасын булдыру ки-рәктер.

Тукай исемендәге дәүләт премиясе турында да фикеремне әйтми калдыра алмыйм. Моңарчы лаек дип табылган кайбер лауреатлар белән бик үк килешәсе килми, ярар, кайберләренә аванс дип карыйк. Минемчә, Тукай премиясен бирүдә тик ике шарт торырга тиеш. Беренчесе – милләт буларак саклануына ышанычын югалтып барган, йоклаган халкыбызны уяткан, үләргә җыенган милләтебезгә яшәү өмете биргән, аңа юл күрсәткән, коллык психологиясеннән арындыруга, тезлән-гән халкыбызда горурлык хис-ләре уятуга гомерен, иҗатын багышлап, иҗтимагый эшчәнлегендә халкыбыз алдында танылган булуы. Икенче шарт – иҗаты белән дөнья халыклары арасында татар милләтен таныту, аның данын күтәрүдәге өлеше. Идарәче даирәләргә якынлыгы, уңайлыгы белән, милләтебезгә тиң югары сәнгатьне, мәдәниятебезне үз калыбына чаклы тарайтканнарга ул олы бүләкне бирүгә Тукаебыз да риза-бәхил булмас, аны түбәнсетү булыр иде.

2009 елда Тукай бүләгенә лаек булганнар арасында рәссам Камил Муллашев бар. конкурс барышындагы бер язмадан күренгәнчә, ул чыннан да лаеклы лауреат, татар халкының дәрә-җәсен дөньяда таныта алган, искиткеч күпкырлы талант иясе. Ләкин Муллашевның Татарстанда яшәп иҗат итмәгәнен искә алып, инде Тукай бүләге бирелгәч булса да, аны татар халкына таныштыру, кайтару кирәк иде. Кайда аның тормышы, иҗаты турындагы фильмнар, аның белән интервьюлар, кайда газета-журналларда аның турында төпле язмалар? нигә затлы татарыбыз турында без сүзгә кысмыр? Бу олы бүләк, сәдака бирү кебек, яшерен генә булырга тиешмени соң?!

Быелгы Тукай бүләгенә кандидатлар арасында Илдар Ханов та бар иде. Минем уйлавымча, ул бик лаеклы татарыбыз, аның Чаллы шәһәрендәге сугыш афәтен тетрәндергеч итеп чагылдырган Ана уллары, Көрәшчеләр һәм башка сыннарына уйландыргыч, югары фәлсәфилек салынган, юкка гына аларны олы фикер иясе булган Рәис Кыям улы Беляев хупламаган, төзетмәгән.

Илдар Хановның иң күркәм иҗаты булып "Барлык диннәр йорты" тора. Ул аны дистә еллар буе үз акчасына, үз көче белән төзи.

Илдар Ханов үзенең гомерен багышлаган бу хезмәтендә кешелек дөньясы омтылырга тиешле киләчәкне – кайсы динне тотуларына карамастан, бер Аллаһы Тәгалә йортына кереп, аңа табыну мөмкинлеген күрсәтә. Тукаебыз истәлегенә моннан да күркәм эш бар микән?!

Минемчә, киләчәктә ул Казаныбызның иң күренекле горурлыгы, кунакларга күрсәтү, үзебезне таныту урыны булачак.

Тукаебыз йорты булган "Болгар" номерлары турында да фикеремне әйтәсем килә. Без барыбыз да бу гөнаһлы эштә катнаштык, бер юньле концепция тәкъдим итмичә, ишелеп төшкәнен көттек, җимерелгәч, еладык. Мин елаудан туктарга чакырам.

Туры Тукаебыз безне бер-ләштерергә, көч бирергә тиеш. Минемчә, яңадан торгызылган бу бинаның бер өлешендә бөек татарларның уникаль "Тукай ме-мориаль үзәге"н булдырырга тиешбез. Бу музей түгел, ә 50-60 бөек шәхесебез – танылган тарихчылар, галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, ислам дине галимнәре, халкыбызны дөньяга таныткан милли сәнгать осталары, иҗтимагый, дәүләт, хәрби, сәнәгать эшлеклеләрен, аларның тормышын, иҗатын, хезмәтләрен күрсәтә алырдай урын итеп күздә тотыла.

Бина исән чагында, без милләтебезнең бөек хәзинәсе – Тукаебыз истәлеген, ул яшәгән 40 нчы бүлмәне сакларга хыялландык. Бүген аны сүтү гөнаһын бөек затларыбызның истәлеген сак-лау, тормышларын, иҗатларын күрсәтү, өйрәнеп горурлану, аларны таныту, халыкка җиткерү юлы белән генә юа алырбыз.

Бина торгызылгач, бу пантеонны оештыруга бөтен дөньяга таралган халкыбыз алынырга, үзеннән өлеш кертергә тиеш. Тукаебызның рухы бер гасырдан соң тагын халкыбызга уянырга, берләшергә мөмкинлек бирә дип уйлыйм. Үкенечле үлем белән зират тулган, офтанып кына калмасак иде! Бу изге эшләрне шагыйрьнең 125 еллык юбилеена башкарып чыга алсак иде.

//Дмитрий БУНТУКОВ фотосы//


http://www.vatantat.ru




«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Форма входа


Футбол
Сезон 2010
Ugarich
Tubanech
1
-
-*
2
-
-*
3
-*
-
4
-*
-
5
2
4*
6
3*
2
7
4*
3
8
02*
9
5*3

Total Series:
5 - 4


UGARICH
The OLUYAZ CUP 2009, 2010 Championships WINNER




Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

За весь день: